Беренче бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Милли архивы документлары буенча репортаж төшерелде.

2014 елның 5 августы, сишәмбе

  1 август көнне Татарстан Республикасы Милли архивында «Казан» телерадиокомпаниясе «Башкала. Атна йомгаклары» информацион-аналитик программасы өчен Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 – ел тулу уңаеннан репортаж  төшерде.
Татарстан Республикасы Милли архивы директор урынбасары  Н.А.Шарангина Казан хәрби цензура комиссиясе фондында саклана торган фронт солдат хатлары турында сөйләде.  Хатларда окоп тормышы, солдатларның ныклыгы һәм фидакарьлеге чагыла. Солдатлар корол белән тәэмин итүнең начар булуын ачынып язалар.  Хатларда җәбер - золымга каршы ризасызлык, аңлашылмаган үлем, тыныч тормышны сагыну ачык чагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International