2014 елның 8 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов Төрки телле әдәби журналлар форумының оештыру комитеты утырышында катнашты. Әлеге Форум Казанның 2014 елда төрки дөньяның башкаласы итеп игълан ителү уңае белән үткәрелүче чаралар кысаларында август аенда узачак. Чарада 14 чит илдән һәм Россия Федерациясе регионыннан катнашучылар булыр дип көтелә. Форум ачылган көнне Татарстан Республикасы Милли архивы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан кулъязмалар һәм сирәк басмалар күргәзмәсе үткәреләчәк.