ТР Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында сакланучы кинодокументларны цифралаштыру дәвам ителә

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан «Элар-Татарстан» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән дәүләт контракты имзаланды. Контракт нигезендә Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында сакланучы кинодокументларны электрон рәвешкә күчерү эше дәвам итәчәк. Килешү нигезедә быел электрон рәвешкә 330 кинодокумент күчереләчәк, шул исәптән 1930–40 нчы һәм 1970–80 нче елларда төшерелгән «Межреспубликанский киножурнал», «Татарстан», «Дружба народов», «На Волге широкой» киножурналлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International