2014 елның 28август Төрки телле әдәби журналлары форумы кысаларында Татарстан Республикасы Милли архивы фондларыннан булган шәрекъ кулъязмаларыннан күргәзмә ачылды. Төркия, Казахстан, Башкортстан, Кырым, Үзбәкстан, Әзербайҗаннан килгән кунакларга татар, төрек, гарәп, чыгытай теленнән әдәбият, риторика, дин, астраномия , мантыйк буенча кулъязмалар тәкъдим ителгән иде. Алар арасында иң борыңгы кулъязма Сибавайха «Китаб» XI гасыр исемлеге күнгә язылган гарәп телендәге кулъязма, мөселманнарның изге китабы – Коръән XVII гасыр исемлеге, Языдҗи Муслихуддиннең «Йөлдызнамә»се (Йолдызлар турында китап) XVI гасыр исемлеге китапның соңгы битендә Каюм Насыриның мөһере билгесе сакланган , татар тел белгече, текстолог Ә.Хәйринең шәхси фондында сакланган татар әдәбияты кулъязмалары бар иде.