2014 елның 17-28 августында Төркия Җөмһүрияте Премьер-министры каршындагы Госманлы архивына татар халкы тарихына караган документларны өйрәнү максаты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе архив документларын гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр секторы мөдире И. А. Мөстәкыймов барып кайтты. Командировка Татбашархив, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Казан федераль университетының Халыкара элемтәләр, тарих һәм Шәрыкны өйрәнү институты тарафыннан оештырылды. Госманлы архивында сакланучы документарны өйрәнү нәтиҗәсендә татар халкының XVI – XIX гасырлар тарихына караган яңа чыганаклар табылды, аларның копияләре алынды. Яңа табылган материаллар арасында – госманлы падишаһларының Кырым ханнарына һәм нугай татар хөкемдарларына җибәрелгән фәрманнары копияләре, Госманлы дәүләтенә килгән татарларның язмышлары хакында төрек хөкемдарларының карарлары, рус җәмәгать эшлеклесе һәм публицист О. С. Лебедева (Гөлнар ханым)ның Төркиядә торуы белән бәйле документлар.
И. А. Мөстәкыймов шулай ук госманлы төрек палеографиясе мәсьәләләре буенча төрек архивчыларыннан консультацияләр алды.