2014 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышта норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизаларын үткәрү, бюджет акчаларын тоту, дәүләт заказын урнаштыру турындагы мәгълүмат, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан “2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасының “2014 елда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” ярдәмчел программасын Татбашархив тарафыннан үтәвен тикшерү нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр каралды.