Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының бишенче курс студентлары архив практикасын уза башлады. Практика барышында студентлар архив хезмәтенең эшчәнлеге белән танышачаклар, архив документлары һәм белешмәлекләре белән эшләү күнекмәләре алачаклар.