2014 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиясенең утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Татбашархивның үз функцияләрен гамәлгә ашырганда коррупция куркынычы очракларын билгеләү hәм Татбашархивта биләүләре коррупция куркынычы белән бәйле булган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазифалары исемлегенә төзәтмәләр кертү.
- 2014 елның 1 нче кварталында Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору законнарын үтәү өлкәсендә үткәргән эш нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны тикшеру.