2014 елның 08 сентябреннән 12 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 354 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 155 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 138 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 392 архив белешмәсе әзерләнде.