Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы директоры В. Г. Хәмидуллина, Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы директоры Ә. Р. Закирова һәм Татарстан Республикасы Милли архивы фондларының баш саклаучысы Н. С. Горицкая Идел буе федераль округы архив учреждениеләренең фәнни-методик советы эшендә катнашты. Фәнни-методик совет 2014 елның 16-18 сентябрендә Ульяновск шәһәрендә үтте. Татарстан архивчыларыннан В. Г. Хәмидуллина һәм Н. С. Горицкая чыгыш ясадылар. Д. И. Ибраһимов һәм Ә. Р. Закирова “Идел буе федераль округындагы дәүләт архивлары документларына страховой фонд һәм файдалану фондын булдыру” дигән семинар-киңәшмәдә катнаштылар. Семинарда катнашучылар архив эшенең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.