Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы Татарстан Республикасы кинематографистлар союзына КАМАЗның 45 еллыгына багышланган “КАМАЗ: еллар кичкәч очрашу” фестивальне оештыру өчен 1970 нче елларга караган архив кинодокументларын – “Это КАМАЗ” документаль фильмын hәм “На Волге широкой” киножурналының махсус чыгарылышларын бирде. Алар автогигантның төзелеше hәм беренче адымнары турында хикәяли.