Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы “Остров-град Свияжск” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музеенда үтәчәк “Свияжск тарихы (XIX-XX йөзләр)” исемле күргәзмә өчен Свияжск тарихын чагылдырган документларның электрон күчермәләрен әзерли. “Остров-град Свияжск” музеена 1920-30 нчы елларга караган 800 дән артык документ копиясе биреләчәк. Шулар арасында – ВКП(б) ның Свияжск кантон комитетының партия членнарының һәм партия членлыгына кандидатларның исемлеге, Свияжск районының сәяси-икътисади халәтенә 1928 елгы күзәтү, истәлекләр, районның 1920-30 нчы еллардагы тормышын күрсәтүче фоторәсемнәр.