Татбашархив җитәкчесе ЕВРАЗИКАның 15 нче Гомуми конференциясендә катнашты

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов Архивлар халыкара советы Аурупа-Азия региональ бүлегенең (ЕВРАЗИКАның) 15 нче Гомуми конференциясендә һәм “Архив документлары сакланышын тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре” исемле фәнни конференциядә катнашты. Чаралар 2014 елның 22-26 сентябрендә Казакъстан башкаласы Астана шәһәрендә үтте. Утырышларда архив эшенең төрле проблемалары хакында фикер алышу булды. Татбашархив җитәкчесе Казакъстан, Беларусь, Үзбәкстан, Молдова, Монголия архив хезмәтләренең җитәкчеләре белән очрашулар үткәрде. Очрашуларда хезмәттәшлек үстерү юллары каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International