Татарстан архивчылары Россия дәүләт фонодокументлар архивында булды

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

2014 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраhимов hәм Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов Россия дәүләт фонодокументлар архивында (РГАФД) булдылар. Визит барышында тарафлар күренекле татар башкаручыларының РГАФД фондларында сакланучы 1906-1912 hәм 1930-1950 еллардагы язмалары копияләрен Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивына тапшыру турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International