2014 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан архив ветераннары белән очрашу үтте. Өлкән буын вәкилләре эшләгән еллары турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Бу кешеләр үз абруйларын күпьеллык намуслы хезмәтләре белән казанды. Алар – эш-хезмәт документлары архивына нигез салучылар, аны үстерүгә көч куючылар. Архив ветераннарының профессиональлекләре, акыллары, югары әхлакый идеаллары һәм киләчәккә оптимистик карашлары яшьләр өчен иң яхшы үрнәк булып тора. Өлкән буын вәкилләренең кайберләре бүгенге көндә дә архивта эшләп, яшь буын архивчыларга бай тәҗрибәләрен тапшыралар.