Татарстан архивчылары халыкара конференциядә катнашты

2014 елның 3 октябре, җомга

2014 елның 1-2 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Чит ил архивларында татар тарихы һәм мәдәниятенә караган документлар” халыкара конференциясе үтте. Конференция Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.
Конференциядә катнашучыларга сәлам сүзе белән Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Р. С. Хәкимов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов мөрәҗәгать иттеләр. Галимнәр Италия, Финляндия, Швеция, Алмания, Беларусь, Польша, Төркия, Япония һәм башка илләрнең архивларында сакланучы татар тарихы һәм мәдәниятенә караган материалларны өйрәнү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Татбашархивның архив документларыннан гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр секторы мөдире И. А. Мөстәкыймов “Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең татар халкы тарихына караган документларны эзләп табу, кайтару һәм фәнни әйләнешкә кертү” темасына чыгыш ясады.
Конференция кысаларында Татарстан архивчылары тарафыннан чит илләрдән кайтарылган, Татарстан һәм татар халкы тарихы белән бәйле документлар күргәзмәсе үткәрелде. Экспозициягә татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый һәм күренекле татар журналисты Гали Акыш кулъязмалары, Исмәгыйль Гаспралы тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле материаллар, XV – XX гасыр документларының Төркия, Польша, Алмания, Беларусь, Азәрбайҗан, Иран дәүләт архивларыннан алынган копияләре куелды.
Татбашархив җитәкчесе Д. И. Ибраһимов Кавказ, татар һәм Төркестан халыклары тарихын өйрәнү институты директоры Мисте Хотопп-Рикке (Алмания) һәм Төркия Премьер-министры каршындагы Госманлы архивының Кавказ һәм Төркекстанны өйрәнү төркеме җитәкчесе Кәмал Гурулкан белән очрашулар үткәрде. Очрашуларда хезмәттәшлек үстерү юллары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International