Татарстан Республикасы дәүләт архивлары Бөек Ватан сугышына багышланган интернет-музей төзүдә катнашалар

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивы, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы тарафыннан Татарстан Республикасы Милли музее мөрәҗәгате буенча 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль интернет-музей булдыру өчен 82 архив документы копиясе бирелде. Архивлар тарафыннан бирелгән материаллар арасында 22 нче заводның баш конструкторы В. М. Петляков очкан Пе-2 очкычының егылуы сәбәпләрен өйрәнү комиссиясе акты, 16 нчы завод директоры М. М. Лукинның В. П. Глушко җитәкчелегендә реактив двигательләр тәҗрибә конструктор бюросын төзү турында боерыгы, сугыш елларына караган газеталар, плакатлар, фоторәсемнәр, Брест крепосте саклаучысы, Советлар Союзы Герое П. М. Гаврилов белән әңгәмәнең язмасы һәм башка кыйммәтле чыганаклар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International