Татбашархив җитәкчесе Федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше буенча совет утырышында катнашты

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов 2014 елның 7-10 октябрендә Федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше буенча совет утырышында катнашты. Утырыш Санкт-Петербург шәһәрендә узды. Советта катнашучылар архив эше белән бәйле мәгълүматны Интернет челтәрендә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Архив эше буенча совет кысаларында Тарихчы-архивистлар Россия җәмгыяте алтынчы чакырылыш Үзәк советының II Пленумы узды. Пленум утырышында Россиядәге архив оешмаларын әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре һәм Тарихчы-архивистлар Россия җәмгыятенең хәзерге этапта гуманитар өлкәдә һөнәри белем бирүнең сыйфатын яхшырту белән бәйле бурычлары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International