Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан «Казанская губерния в период Первой мировой войны» исемле документлар һәм материаллар җыентыгы нәшер ителде.
Җыентыкка Казан губернасының Беренче дөнья сугышы чорындагы икътисади һәм иҗтимагый торышын, халыкның сугышка мөнәсәбәтен, яралы солдатларга һәм сугыш барган җирләрдән эвакуацияләнгәннәргә ярдәм оештыру мәсьәләләрен яктырткан документлар керде. Китапта төрле катлау кешеләренең иганәчелек хәрәкәтендә катнашуларына зур игътибар бирелә.