Татбашархивта аеруча кыйммәткә ия hәм киң файдаланылган кинодокументларны цифрлаштыру проекты презентациясе үтте

2014 елның 17 октябре, җомга

2014 елның 17 октябрендә Татбашархивта Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивының аеруча кыйммәткә ия hәм киң файдаланылган кинодокументларын цифрлаштыру проекты презентациясе үтте. Бу проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе белән берлектә әзерләнде.
Презентация кысаларында реставрацияләнгән кинодокументлар күрсәтелде. Докладлар белән “Элар” корпорациясенең коммерция директоры урынбасары А. В. Радченко, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру технологияләре үзәге электрон белем бирү бүлеге җитәкчесе Ф. Х. Зәйниев чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International