Татарстан архивчылары «1914-1918 еллар Бөек сугышы: Россия, Аурупа һәм мөселман дөньясы» халыкара фәнни форумда катнаштылар

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе

Татарстан архивчылары Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ярдәме белән Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия тарих җәмгыяте, Беренче дөнья сугышы тарихчыларының Россия ассоциациясе тарафыннан оештырылган «1914-1918 еллар Бөек сугышы: Россия, Аурупа һәм мөселман дөньясы» халыкара фәнни форумда катнаштылар. Пленар утырышны Казан федераль университеты ректоры И. Р. Гафуров ачып җибәрде. Форумда катнашучыларны сәламләп Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасындагы «Единая Россия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Ф. А. Клинцевич, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р. А. Ратникова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов, Беренче дөнья сугышы тарихчыларының Россия ассоциациясе вице-президенты Г. Д. Шкундин, Россия җәмгыятен өйрәнүчеләр ассоциациясе Халыкара советы җитәкчесе Г. А. Бордюгов чыгыш ясадылар.
Форумның секция утырышында “Беренче дөнья сугышы елларында Россия мөселманнары турында Төркия Премьер-министры каршындагы Госманлы архивы документлары” темасына Татбашархивның архив документларын гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр секторы мөдире И. А. Мөстәкыймов чыгыш ясады.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы Милли архивы һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы фондларында сакланучы документлар нигезендә Беренче дөнья сугышы тарихына багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә хакимият ияләренең карарлары һәм боерыклары, солдат хатлары, сугышта катнашучыларның документлары (хезмәтләре турында белешмәләр, таныклыклар, шәһадәтнамәләр), листовкалар, газеталар, фотодокументлар күрсәтелде.
Форумда катнашучыларга Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең Бөек сугыш башлануына 100 ел тулу уңае белән нәшер ителгән басмалары – «Казанская губерния в период Первой мировой войны» документлар һәм материаллар җыентыгы һәм «Гасырлар авазы — Эхо веков» фәнни-документаль журналы (№ 1/2 за 2014 г.) тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International