Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында эксперт-методик комиссиянең утырышы узды

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында эксперт-методик комиссиянең утырышы узды. Комиссия утырышында Татарстан дәүләт газета-журнал нәшрияты, “Татарстан” качаклар һәм мәҗбүри күчеп кайтучылар региональ иҗтимагый фондының эш-хезмәт документлары тупланган исемлекләр каралды. Шул ук утырышта архивның документлар туплау исемлегенә кертергә тәкъдим ителгән «Татарстан – Новый век» – «Татарстан – Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте һәм “Иман” Ислам мәдәнияте үзәге Иҗтимагый хәйрия оешмасы турында белешмәләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International