Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында Бөтендөнья аудиовизуаль мирас көнен билгеләп үттеләр

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

Бүген билгеләнеп үтүче Бөтендөнья аудиовизуаль мирас көне уңае белән Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында Казан дәүләт энергетика университеты документ белеме кафедрасы студентлары өчен экскурсия уздырылды. Экскурсияне архив директоры С. Н. Горохов үткәрде.
Экскурсия барышында студентларга информацион технологияләрнең архив эшендәге перспективалары турында лекция укылды, Татарстан Республикасы тарихына караган архив кинодокументлары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International