Татарстан Республикасы Милли архивы «Беренче бөтендөнья сугышы Идел буе халыклары тарихында» төбәкара фәнни-практик конференциядә катнашты

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивы 24 октябрьдә Чебоксар шәһәрендә узган «Беренче бөтендөнья сугышы Идел буе халыклары тарихында» төбәкара фәнни-практик конференциядә катнашты. Конференциядә катнашучылар пленар утрышларда һәм секция эшләре барышында Идел буе халыкларының Беренче Бөтендөнья сугышында катнашуы буенча фикер алыштылар, өйрәнүдә булган «ак таплар» ачыкланды. «Казан губернасының Беренче Бөтендөнья сугышы чорында җәмгыяви-икътисадый халәтенең кайбер аспектлары» доклады белән документларны бастырып чыгару бүлеге хезмәткәре О.Е. Пантелеева чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International