Татбашархив хәбәр итә

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Татбашархивның архив документларын гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр секторы мөдире И. А. Мөстәкыймов Мордовия Республикасы Үзәк дәүләт архивында булып кайтты. Архивта ал ул татар халкының XVII – XVIII гасырларга караган тарихы буенча кайбер чыганакларны – Төмән (Темников) һәм Кадом өязләрендәге татар морзаларының шәҗәрәләрен, писцовый кенәгәләрдән өземтәләрне, җир-су бүлү язуларын һәм башка документларны өйрәнде. Аеруча тарихи кыйммәткә ия документларның копияләрен Мордовия архивчылары Татарстан архивчыларына тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International