Татарстан архивчылары халыкара фәнни конференциядә катнаштылар

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан архивчылары “Исмәгыйль Гаспринский мирасы һәм төрки дөнья (фикри мирасының бүгенге заман таләпләре контекстында)” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Конференция 2014 елның 29 октябрендә «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казань» үзәгендә ачылды.
Конференциянең пленар утырышында «Татарстан Республикасы Милли архивында Исмәгыйль Гаспринский һәм аның гаиләсе турында сакланучы документлар» доклады белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов чыгыш ясады.
Татбашархив җитәкчесе шулай ук Ислам мәдәнияте музеенда «Исмәгыйль бәй Гаспринский һәм Россия мөселманнары (И. Гаспринскийның вафатына 100 ел тулу уңае белән)» күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Күргәзмәнең экспозициясендә Татарстан Республикасы Милли архивы фондларында сакланучы кыйммәтле чыганаклар файдаланылды.
«Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы баш редакторы урынбасары Г. Э. Рәфыйкова «Тарихи заман контекстында И. Гаспринский феномены» “Түгәрәк өстәле”ндә “«Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналы сәхифәләрендә Исмәгыйль Гаспринскийның тормышын һәм эшчәнлеген яктырту” темасына чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International