2014 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә Татарстан Республикасы Милли архив тарафыннан эзерләнгән «Казанская губерния в период Первой мировой войны» документлар һәм материаллар җыентыгы презентациясе үтте. Җыентыкка Казан губернасының Беренче дөнья сугышы чорындагы икътисади һәм иҗтимагый торышын, халыкның сугышка мөнәсәбәтен, яралы солдатларга һәм сугыш барган җирләрдән эвакуацияләнгәннәргә ярдәм оештыру мәсьәләләрен яктырткан документлар керде. Китапта төрле катлау кешеләренең иганәчелек хәрәкәтендә катнашуларына зур игътибар бирелә.
Тәкъдим итү чарасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов, Россия тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе академик И. Р. Таһиров, Татарстан Республикасы Милли архивы директоры урынбасары Н. А. Шарангина чыгыш ясадылар.
Презентация уңае белән Татарстан Республикасы Милли архивы тарафыннан Беренче дөнья сугышы тарихына багышланган документаль күргәзмә әзерләнде.