30 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли архивы туплау чыганагы булган оешмаларның архив мөдирләре белән «Татарстан Республикасында Архив фондының формалашуы, сакланышы: проблемалары һәм чишелеше» дигән темага киңәшмә семинар» үткәрде.
Киңәшмәдә дәүләт хакимияте, дәүләт идарәсе, суд, прокуратура, төзелеш, авыл хуҗалыгы мәдәният, икътисад, саләмәтлек оешмаларыннан 86 вәкил катнашты.
Кереш сүз белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д.И.Ибрагимов чыгыш ясады. Ул дәүләт архивларының эшләнлегендә мөһим юнәлеш Татарстан Республикасы Архив фондына югары сыйфатлы документлар туплау булуын билгеләп үтте.
Киңәшмәдә «Татарстан Республикасы Архив фонды формалашуы һәм сакланышы» темасына доклад белән Татарстан Республикасы Милли архивы директор урынбасары Н.Д.Нерозникова чыгыш ясады. Докладта архив документларын туплау, теркәүне тәэмин итү һәм саклау кебек актуаль проблемалар каралды. Киңәшмә - семинарда оешма архивларында замана информацион технологияләрен куллануга аеруча игътибар бирелде.
Эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Архив фонды докумантларының иминлеген тәкъмин итү,саклауну халәтен яхшырту, идарәне документлар белән тәкъмин итүне камилләштерү карары кбул ителде.
Кицәшмә – семинарга Татарстан Республикасы Милли архивы директоры Л.В.Горохова нәтиҗә ясап оешма архивларының Милли архив хезмәткәрләре белән Татарстан Республикасы документлар мирасын саклау һәм арттыру мәсьәләсен чишү эшен тыгыз хезмәттәшлектә алып баруларына өметләрен белдерде.
Оешмаларның иң яхшы архив мөдирләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.