Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының баш белгече Э. Ф. Миңнуллина Казанның 122 нче гимназиясендә 2 нче “А” сыйныф укучыларына “Архив документларында Советлар Союзы геройлары” темасына батырлык дәресе уздырды. Укучыларга Р. Р. Газизов, И. Г. Кобяков, Н. Н. Аржанов, М. В. Симонов турында сөйләделәр. Дәрес барышында “Советлар Союзы Геройлары һәм 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы ветераннары документлары” исемле архив коллекциясе документлары – мактау кәгазләре, таныклыклар, хатлар, газета кисемтәләре һәм фоторәсемнәр кулланылды.