Татарстан Республикасы Милли архивының уку залында Казахстан Республикасыннан кулланучылар эшләде.
Костанай өлкәсе дәүләт архивының документларны куллану һәм бастырып чыгару бүлеге җитәкчесе Говорова Ю.Н. Костанай өлкәсе тарихына караган документларны ачыклады, шулай ук сәүдәгәр Стахеев, Яушевларның XIX гасыр ахры – XX гасыр башында Кустанай (Тургайск) губернасында сәүдә эшләре турында өйрәнде.
Говорова Ю.Н. архив чыганакларын куллану һәм бастырып чыгару буенча тәҗрибә алышу максатыннан Татарстан Республикасы Милли архивының документларны куллану һәм фәнни мәгълүмат бүлегенең эше белән тагнышты.
Архивка шулай Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университетының тарих факультеты Казахстан тарихы кафедрасы профессоры Садвокасова З.Р. эшләде. Ул казах халкының рухи тормышында патша колониаль сәясәте йогынтысын өйрәнде.