Татбашархив коллегиясенең чираттагы утырышы узды

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Г. Х. Гыйльманов катнашты. Коллегиядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– “Татарстан Республикасы “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге архивы” муниципаль казна учреҗдениесе эшчәнлеге турында: тәҗрибә һәм проблемалар;
– Татарстан Республикасы дәүләт архивлары уку залларының эшен анализлау: хәзерге торышы, проблемалары, үсеш перспективалары;
– Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында аудиовизуаль документлар белән идарә итүнең автоматизацияләштерелгән системасын булдыру турында;
– Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивында документларны туплау һәм аларның сакланышын тәэмин итү проблемалары турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International