Региональ һәм муниципаль хакимият органнарының системалы эшчәнлеген һәм Россия Федерациясенең социаль-икътисади һәм инвестицион үсешенә юнәлдерелгән эффектив алымнарны гамәлгә ашыруларын яктырту максаты белән “РОССИЯ ТӨБӘКЛӘРЕ” дип аталган региональ икътисад һәм социаль өлкә тармакларының инвестицион потенциалы мәгълүмат базасы булдырыла (сайт: http://www.kremlinrus.ru/).
Россия Федерациясе субъектларының инвестицион потенциалын яктыртучы әлеге мәгълүмат базасына региональ хакимият органнарының һәм муниципаль берәмлекләрнең территорияләрнең социаль-икътисади һәм инвестицион үсеше, сәнәгать һәм инфраструктура яңартылышы, заманча эш урыннарын булдыру һәм Россия Федерациясе гражданнырының тормыш шартларын яхшырту өлкәләрендәге практик уңышлары турында мәгълүмат бушлай кертелә.
“РОССИЯ ТӨБӘКЛӘРЕ” региональ икътисад һәм социаль өлкә тармакларының инвестицион потенциалы мәгълүмат базасы Россия Федерациясенең һәр субъектын һәм муниципаль берәмлеген аерым-аерым өйрәнү, аның үсеш үзенчәлекләрен, кадрлар, социаль-икътисади һәм инвестицион потенциалын анализлау өчен өстәмә ресурс булып тора.
“РОССИЯ ТӨБӘКЛӘРЕ” мәгълүмат базасын формалаштыру икътисади иминлек системасын камилләштерү һәм Россия Федерациясенең инвестицион яктан җәлеп итү дәрәҗәсен арттыру эшендә Россия Федерациясе субъектларының ресурсларын туплауга юнәлдерелгән.