Татбашархив хәбәр итә

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Татбашархивның архив документларын гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр секторы мөдире И. А. Мөстәкыймов Россия фәннәр академиясе Шәрык кулъязмалары институтында (Санкт-Петербург) булып кайтты. Институтта ул татар халкы тарихына караган XVI – XIХ гасыр чыганакларын – тарихи хезмәтләрне һәм документларны өйрәнде.
Командировка барышында Шәрык кулъязмалары институты җитәкчелеге белән кулъязмаларның һәм документларның копияләре белән алышу, институт фондларында сакланучы татар халкы тарихына караган документларны нәшер итү һәм хезмәттәшлекнең башка юнәлешләре хакында сөйләшү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International