Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында “тарих” белгечлеге буенча укучы III курс студентлары архив практикасын уза. Практика барышында студентлар архив документлары һәм белешмәлекләр белән эшләргә өйрәнәчәкләр. Бөек Ватан сугышы чоры документларын өйрәнү архив практикасының төп юнәлеше булып тора.