Татарстан Республикасы Милли архивы «Информацион җәмгыятьтә документлар: идарәне норматив-методик документлар белән тәкъмин итү» XXI Халыкара фәнни-практик конференциядә катнашты

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивы директор урынбасары Нерозникова Н.Д. һәм Татарстан Республикасы Милли архивының архив технологияләрен автоматлаштыру бүлеге җитәкчесе Спирюхина Н.А. 18-19 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән «Информацион җәмгыятьтә документлар: идарәне норматив-методик документлар белән тәкъмин итү» XXI Халыкара фәнни-практик конференциядә катнашты. Оештыручылар Халыкара архив советының Евро-Азиат региональ бүлеге, Федераль архив агентлыгы, Россия дәүләт гуманитар университеты, Россия тарихчы- архивистлар җәмгыяте. Конференциядә идарәне норматив-методик документлар белән тәкъмин итү хәле һәм төп тенденцияләре, идарәне электрон документлар белән тәкъмин итүдәге фәнни-методик кыенлыклар, электрон документ әйләнешен булдыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International