Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында эксперт-методик комиссиянең утырышы узды
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында эксперт-методик комиссиянең утырышы узды. Комиссия утырышында “Татарстан – Новый век” – “Татарстан – Яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәтенең даими сакланучы эшләр исемлеге, Татарстан Республикасы “Ватан” берләшмәсе” Региональ иҗтимагый яшьләр оешмасы фотодокументлары һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, актер һәм режиссер, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының элеккеге директоры Ф. Х. Хәбибуллинның шәхси фонды документларының тапшыру исемлеге каралды.