Татбашархивка Мисырдан басмалар килде

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.
Сами Мөхәммәд әл-Мөрсинең 2013 елда басылып чыккан “Ислам дөньясының иң зур мәчетләре” китабы Африкадан Кытайга кадәр, исламның башлангыч чорыннан бүгенге көннәргә кадәр төзелгән иң зур мәчетләр турындагы очеркларны эченә алган.
2013 елда дөнья күргән “Урта гасырлар тарихы буенча тикшеренүләр” җыентыгы Хәлван университеты әдәбият факультетының элекке деканы, урта гасырлар тарихы профессоры Зөбәйдә Гатага багышланган. Китапта гарәп илләренең урта гасыр тарихына багышланган, берничә галим тарафыннан язылган мәкаләләр тупланган.
“Әсъют университеты Әдәбият факультетының гыйльми журналы”нда (Том 36. – Октябрь 2010) тел белеме һәм фәлсәфә мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр басылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International