Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары өчен экскурсияләр үткәрелде

2014 елның 5 декабре, җомга
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының баш белгече Л. В. Хуҗиева тарафыннан Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты студентлары өчен экскурсияләр үткәрелде. Экскурсия барышында студентлар архивның уникаль һәм аеруча кыйммәтле документлары белән таныштылар, архив тарихы һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында лекция тыңладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International