Архив документларының яшеренлеген бетерү буенча республика ведомствоара эксперт комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Д. И. Ибраһимов рәислегендә Архив документларының яшеренлеген бетерү буенча республика ведомствоара эксперт комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы һәм Татарстан Республикасы Милли архивы тарафыннан яшеренлекләрен бетерергә тәкъдим ителгән документлардан файдалану мөмкинлегенең 30 еллык чикләнмә срогы бетүе һәм ул документларда дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүмат булмау сәбәпле яшеренлекләрен бетерер өчен әзерләнгән фондларның һәм документларның исемлеген карады һәм раслады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International