Гражданнарны кабул итү гомумроссия көне

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Россия Федерациясе Президентының кушуы буенча 2014 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, көндезге сәгать 12 дән кичке сәгать 8 гә кадәр дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны кабул итү гомумроссия көне үткәрелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан гражданнар Казан шәһәре, Кремль урамы, 2/6 йорт адресы буенча кабул ителәчәк.
Гражданнарны кабул итү шәхесне раслаучы документ (паспорт) нигезендә, “тере чират” тәртибендә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International