Татбашархив коллегиясенең чираттагы утырышы узды

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
2014 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Г. Х. Гыйльманов катнашты. Коллегиядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– Татарстан Республикасы муниципаль архивларының матди-техник базасының торышы;
– Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивын комплекслы тикшерү нәтиҗәләре;
– архив документларын цифрлаштыру, электрон копияләрне саклау, исәптә тоту һәм файдалану эшенең торышы;
– Татарстан Республикасында архив эшенең төп үсеш юнәлешләре;
– 2014 елда мобилизацион хәзерлек өлкәсендә эшчәнлек нәтиҗәләре һәм киләсе елга бурычлар кую.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International