Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы вәкилләре Чехиядә заманча җиһазларда эшләү тәртибен өйрәнеп кайттылар
2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
2014 елның декабрендә Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов hәм архивның баш белгече И. И. Карманов AUDIO DEV DVD PRO CATS комплексын урнаштыру, эшләтү hәм DTD-дисклардагы язмаларның сыйфатын тикшерү тәртибен өйрәнеп кайттылар. Татарстан архивчылары Чехия Республикасы башкаласы Прага шәhәрендә NORTHERN STAR SPOL. S. O. компаниясе заводында тәҗрибә тупладылар. Укулар нәтиҗәсендә архив вәкилләре халыкара сертификатлар алдылар.