2014 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивының оешуына 20 ел тулуга багышланган тантана узды. Чарада Татбашархив җитәкчелеге, дәүләт архивлары директорлары, архив ветераннары катнашты. Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы коллективына Татарстан Республикасы архив эшенә лаеклы өлеш керткән өчен Татбашархив җитәкчесе Д. И. Ибраһимов тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең Мактау грамотасы тапшырылды. Архивның берничә хезмәткәре дә бүләкләр алды.