Татбашархив коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2015 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан архив оешмаларының 2014 нче елгы эш нәтиҗәләре каралды һәм 2015 нче елга төп максатлары билгеләнде.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А. В. Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р. А. Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р. И. Вәлиев, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе М. З. Шакиров, Россия архивчы тарихчылар җәмгыятенең Татарстан республика бүлеге идарәсе рәисе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы И. Р. Таһиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының һәм Министрлар Кабинеты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, республиканың министрлык һәм ведомстволарның җитәкчеләре, республика һәм муниципаль архивларның мөдирләре катнаштылар.
Татбашархив җитәкчесе Д. И. Ибраһимов Татарстан Республикасы архив оешмаларының 2014 нче елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2015 нче елга төп максатларына багышланган доклад белән чыгыш ясады. Татбашархивның дәүләт һәм муниципаль архивлар белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Г. С. Садретдинова һәм Яр Чаллы шәһәренең “Эш-хезмәт документлары архивы” Муниципаль бюджет оешмасы директоры Г. С. Җәлалова чыгышларында Татарстан архивчылары эшчәнлегенең төрле юнәлешләре яктыртылды.
Коллегия вакытында Татарстан Республикасы Архив фондының уникаль һәм аеруча кыйммәтле документлары күргәзмәсе эшләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International