Татарстан Республикасы Милли архивы дирекциясенең чираттагы утырышы узды

2015 елның 20 феврале, җомга
Татарстан Республикасы Милли архивында дирекция утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Архив белешмәләре, архив өземтәләре, архив документларының күчермәләрен хәзерләп бирү дәүләт хезмәтен башкару буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең 2012 елның 8 июнендәге 044 номерлы боерыгы белән расланган административ регламент кысаларында тематик мөрәҗәгатәләрнең үтәлүе;
- Татарстан Республикасы Архив фондындагы уникаль һәм югары кыйммәткә ия документларны реставрацияләү һәм иминият күчермәләрен булдыру;
- архив документларының электрон фондын булдыру, саклау һәм теркәү эшен оештыру.
Дирекция утырышында шулай ук 2015 елның I кварталында Татарстан Республикасы Милли архивы планының үтәлеше каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International