Татарстан Республикасы Милли архивы Казан (Идел буе) федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге музей-лицееның бишьеллыгына багышланган бәйрәмдә катнашты. Чарада лицей укытучылары, укучылар, шулай ук 1941-1955 елларда лицей бинасында урнашкан Һава хәрби көчләренең 9 нчы Казан махсус хәрби мәктәбе чыгарылышы ветераннары булдылар.
ТР Милли архивы директоры урынбасары Н. А. Шарангина лицей музее хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, музей экспозициясе өчен Казан Мария хатын-кызлар гимназиясе укытучылар советы рәисе П. Кочкинның Казан уку-укыту округы попечителе И. А. Базановка хәрбиләрне гимназиягә вакытлыча торырга урнаштыру турындагы 1914 елның 7 ноябрендәге белдермәсенең копиясен, һәм ТР Милли архивы тарафыннан хәзерләнгән, Казан һәм Казан губернасы уку йортларының Беренче бөтендөнья сугышында катнашулары турында мәгълүматлар туплаган «Казан губернасы Беренче бөтендөнья сугышы чорында» (Казан, 2014 ел) документлар җыентыгын бүләк итте.