Татарстан архивчылары халыкара форумда катнаштылар

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов һәм Татбашархивның архив документларын гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр секторы мөдире И. А. Мөстәкыймов “Беренче дөнья сугышы документлары аның йөз еллыгында” исемле халыкара форумда катнаштылар.
Төркия Җөмһүрияте Премьер-министры каршындагы Дәүләт архивлары Баш идарәсе тарафыннан оештырылган бу чара 2015 елның 19-21 мартында Истанбулда үтте. Форумда 72 илнең вәкилләре катнашты. Пленар утырышта Төркия Җөмһүрияте Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган чыгыш ясады.
20 мартта Татбашархив җитәкчесе Д. И. Ибраһимов Төркия Җөмһүрияте Премьер-министры каршындагы Дәүләт архивлары Баш идарәсе җитәкчесе Угур Үнал белән очрашты. Очрашу барышында Төркия архив хезмәте җитәкчелегенә Госманлы дәүләте һәм татар-госманлы мөнәсәбәтләре тарихына караган Татарстан Милли архивы документларының копияләре, Татарстан һәм Төркия архивчылары арасындагы хезмәттәшлекне үстерү белән бәйле тәкъдимнәр тапшырылды. Төркия архив хезмәтенең 2016 елгы нәшрият планына татар халкы тарихына караган документлар җыентыгын кертү турында килешенде.
Д. И. Ибраһимов шулай ук Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Молдова, Монголия, Грузия, Литва һәм Латвия архив хезмәтләренең һәм дәүләт архивларының җитәкчеләре белән очрашулар үткәрде. Очрашуларда ведомствоара һәм архивара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International