Татарстан Республикасы Милли архивында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары булды

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли архивында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты Архитектура һәм дизайн институтының Архитектура факультетында “Архитектура мирасын торгызу һәм реставрацияләү” белгечлеген өйрәнүче студентларга дәрес үткәрелде.
Студентлар уникаль һәм кыйммәтле документлар, шул исәптән, Казандагы йортларның план-сызымнары, шулай ук архивның фәнни-белешмә аппараты, документлар саклау режимы белән таныштылар. Студентларга архивсаклагыч буенча экскурсия оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International