Татарстан архивчылары Түбән Новгородта узган, Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конференциядә катнаштылар

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
2015 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Милли архивы һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклап калуда проблемалар һәм аларны хәл итү» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
Түбән Новгород дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Түбән Новгород өлкәсе Иҗтимагый-сәяси дәүләт архивы тарафыннан оештырылган бу конференциядә «Казан – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы чорында самолет төзү үзәкләреннән берсе (Татарстан Республикасы Милли архивы документлары буенча)» темасына Татарстан Республикасы Милли архивы директоры урынбасары Н. Д. Нерозникова чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы директоры урынбасары Р. Б. Садыйкова «Бөек Ватан сугышы турындагы документлардан файдаланып балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү» темасына чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International