Татбашархив хәбәр итә

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
2015 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы муниципаль архивларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен муниципаль архивларның эш-кәгазьләрен хисапка алуны камилләштерүгә, “Архив фонды” мәгълүмат базасын гамәлгә кертү нәтиҗәләренә багышланган укыту семинары булып узды. Семинар кысаларында «ТД «Ваш архив» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең (Санкт-Петербург шәһәре) архив эше өлкәсендәге тикшеренүләре тәкъдим ителде. Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль архивларының Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгына багышланган документларның Интернет челтәрендә урнаштыруга хәзерләнгән архивара күргәзмәсе буенча фикер алышу булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International